ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 28 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары Марат Шәрифуллинның «Чистай» Индустриаль паркының беренче резиденты - «Дельрус Чистай» ҖЧҖ вәкилләре белән очрашуы оештырылды. Киңәшмә барышында «Дельрус Чистай» Җитештерү берләшмәсе заводында инфузион эретмә җитештерүне оештыру, шул исәптән әлеге проектның Тышкы икътисадый банк катнашында финанслануы механизмы мәсьәләләре дә каралды.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә «Лицензион таләпләр: җиһаз» дип аталган унөченче дәрес урын алды
2014 елның 24-29 август көннәрендә Татарстан Республикасы оешмаларында Томск өлкәсеннән килгән 7 эшкуар стажировка үтте. Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында узган әлеге укуларны оештыруны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе үз өстенә алды.
2014 елның 28 августында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халык керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы уздырылды. Утырышта Казан шәһәре, Арча, Әлмәт, Биектау, Мөслим муниципаль районнарындагы бурычлы предприятиеләрдә хезмәт хакын, НДФЛ буенча, пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләмнәрен түләүнең торышы каралды. Утырышка әлеге муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре дә чакырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты «Нефть һәм газ сәнәгатендә куркынычсызлык кагыйдәләре» Сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә федераль нормалар һәм кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында» Россия техник күзәтчелеге боерыгы проектына карата җайлау йогынтысын бәяләү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
2014 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Алабуга муниципаль районында Белем көненә багышланган бәйрәм тантаналарында катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов укучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. «Белем көне – безнең балаларыбыз, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары тормышында, һәр ата-ана тормышында, шулай ук студентлар өчен мөһим вакыйга.
2014 елның 30 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Алабуга муниципаль районында рәсми сәфәрдә булды һәм район халкын Республика көне белән котлады, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.

29
август, 2014 ел
җомга
2014 нче елның 29 августында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында барлык кызыксынучылар арасында Региональ нжиниринг үзәгенең химик технология өлкәсендәге сораулар буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә эшләнгән эшләр турында отчет доклады белән инжиниринг үзәкнең генераль директоры ОАО «РЦИХимТех» Айрат Мөхәмәдиев һәм ООО «ИНВЭНТ» генераль директоры » Вячеслав Матвеев чыгыш ясадылар. Химик технологияләр өлкәсендәге Региональ нжиниринг үзәк 2013 нче елны субъектларда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм технологик әзерлекне күтәрү максаты белән оештырылды. Ул инновацион проектларга сәнәгәть полигоны ролен үти.
28 августта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Мамадыш районына эш сәфәре белән барды. Анда ул балалар бакчасы ачылышында катнашты, күп фатирлы торак йортка күченүчеләрне котлады, район активы белән очрашты. Көннең икенче яртысында парламент башлыгы авыл халкының эштә активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча быелга дүртенче зональ семинар-киңәшмә уздырды.

Мамадыш шәһәренең “Северный” микрорайонында 140 урынга исәпләнгән “Теремок” дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. “Сезнең райондагы шатлыклы вакыйгаларны – елга яры буен төзекләдерүне, мәктәпләр, балалар бакчалары, торак йортлар калкып чыгуны мин дикъкать белән күзәтәм. Сезнең грант программаларында бик актив катнашуыгызга куанмаслык түгел”, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпкәчә учреждение ачылышы тантанасында. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, яңа бакчаның уен мәйданчыгы, актлар, музыка һәм физкультура заллары, психолог кабинеты бар.

Бу көнне Мамадышның Үзәк урамындагы тузган бараклар урынына салынган күп фатирлы йортка күченүчеләр күптән көтелгән өй туйлары уздырды. Алар яңа фатир ачкычларын Фәрит Мөхәммәтшин кулларыннан кабул итеп алды. Гомумән, соңгы елларда районда 42 торак йорт төзелеп, 1446 гаилә өй туен бәйрәм итте.

2014 нче елның 27 августында Республика җитәкчеләренең, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән очрашу кысасында Татарстан Республикасы икътисад Министры урынбасары Айрат Шәмсиевнең Алабуга муниципаль районына эш сәфәре белән барды. Ул Алабуга икътисади махсус зонадагы предприятие, шулай ук, Алабуга муниципаль районының муниципаль хезмәт күрсәтүче һәм күпфункцияле үзәк эшчеләре белән очрашты. Очрашуда Алабуга муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, 30 нчы номерлы бер мандатлы Сәйдәш сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Сәйдәш Леонид Барышев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International