ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 11–12 сентябре көннәрендә Самара шәһәрендә «Кластер сәясәте – милли икътисадның инновацияле үсеше нигезе» VIII Халыкара икътисад форумы узачак, аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлык вәкилләре катнашуы планлаштырыла. Форум кластер сәясәтен һәм кластер инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә дәүләт хакимияте, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре өчен нәтиҗәле аралашу мәйданчыгы булып тора. Традиция буенча форум Россия Икътисадый үсеш министрлыгы химаясендә оештырыла.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 13 сентябрендә «Балтач» Хәләл индустриаль паркы территориясендә «Хәләл» Индустриясе милли ассоциациясе «Хәләл Балтач 2014» Төбәкара ярминкәсен уздырачак. Ярминкәгә Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Мари-Эл Республикасы, Киров өлкәсенең һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең җитештерүче компанияләре чакырыла. «Хәләл Балтач 2014» Төбәкара ярминкәсе программасында фирма һәм товарларны тәкъдир итүләр, журналистлар, партнерлар һәм ритейл вәкилләре белән очрашулар, мода күрсәтүләр, мастер-класслар, таныклыклар тапшырулар, иң тәмле пылауга бәйге, артистлар чыгышы һәм башка бик күп чаралар каралган.
«Җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына пилот режимда муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын кертү кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ белән берлектә үзгәрешләр кертү хакында»гы 2014 елның 10 маендагы 30-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә муниципаль норматив хокукый акт проектларының җайлау йогынтысына бәя бирүне һәм гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертизаны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрен хәл итәргә тиешле муниципаль хезмәткәрләр өчен укулар оештырылды.

2014 елның 8 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Россиядә көндәшлелек көне» үтте. Әлеге халыкара чара Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан оештырыла. «Россиядә көндәшлелек көне» программасы кысаларында хакимиятнең төбәк органнары, эшлекле җәмәгатьчелек, халыкара оешмалар һәм интеграцион берләшмәләр вәкилләре, дөньяның төрле илләренең һәм БДБ илләренең конкурент ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Монополиягә каршы хезмәтнең үзәк аппараты һәм территориаль идарәләре вәкилләре катнашында чаралар уздырылды. Барлык бу чараларда 200дән артык кеше катнашты.


6
сентябрь, 2014 ел
шимбә
«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасына «Бик югары дәрәҗә» А+ ышанычлылык рейтингын бирде.
«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы бәяләмәсенә караганда, ышанычлылык рейтингы буенча фараз «позитив». Бу якын киләчәктә Татарстан Республикасы Гарантия фонды, югары дәрәҗәдәге ихтималлылык белән, алынган барлык йөкләмәләренең үтәлешен тәэмин итәчәк, дигәнне аңлата.
Уртача вакыт аралыгына алынган йөкләмәләрен үтәү ихтималлыгы да, тотрыклы икътисадый вазгыять сакланганда, югары дип табылган.
Бүген “Татспиртпром” ААҖ филиалы “Усад спирт заводы”нда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышы узды. Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр – 2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында һәм “Татспиртпром” ААҖнең инвестиция проектлары турында.

Директорлар советы 2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында финанс директоры А.С. Каюмованың докладын тыңлады.

2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖ 3504 мең декалитр алкоголь продукциясе җитештергән. 2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖнең продукциясен филиаллар һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатуның гомуми күләме 3089 мең декалитр тәшкил иткән.

2014 елның 1 яртыеллыгында филиаллар һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша РФ төбәкләренә алкоголь продукциясен сатуның күләме 1742 мең декалитр тәшкил иткән.

Продукция сатудан кергән табыш (НДС һәм акцизлардан тыш) 2014 елның 1 яртыеллыгында 2,5 млрд сум тәшкил иткән.

2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗәдәге бюджетка 8,36 млрд сум салым һәм җыемнар күчергән.

ТРның консолидацияләнгән бюджетына 2014 елның 1 яртыеллыгында 2,8 млрд сум кергән.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
«2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектын эшләү кысаларында 2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программасын гамәлгә ашыру барышына һәм аерым вакыт аралыгы нәтиҗәләренә бәя бирелә.
Әлеге максаттан 2014 елның 3-5 сентябре көннәрендә интервьюлар бирү өчен Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы академиясе эксперты Федор Александров Казанга эш сәфәре белән килде.
Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 27 декабрендә Федераль Җыенда бирелгән күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән моношәһәрләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү буенча чаралар комплексын раслады,
Махсуслашкан оешма – моношәһәрләрне үстерү фондын оештыру күздә тотыла. Ул моношәһәрләрдә инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру буенча проект офисы ролен үтәячәк.
«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО Россия Федерациясе субъектларында Төбәк инвестиция стандартын гамәлгә кертүнең барышы турында оператив мәгълүмат тапшыру максатында «Марафон. Россия Федерациясе субъектларында Стандартны кертү» дип аталган чираттагы җыентыгын бастырды.
2014 елның августы өчен «Марафон. Россия Федерациясе субъектларында Стандартны кертү» җыентыгы http://asi.ru/news/21515/ адресы буенча тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Рспубликасында көндәшлекле мохит сыйфаты мәсьәләләре буенча сораштырулар үткәрә.

Теләге булганнарның барысын да сораштыруда катнашырга һәм 2014 елның 30 сентябренә кадәр тутырылган анкетаны (иң элек сайттан алырга) oksana.boldyreva@tatar.ru адресы буенча җибәрергә, белешмәләр өчен телефон: (843) 524-90-38.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International