Татарстан Республики икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Европада Гонконг сәүдәсе үсеше советының төбәк директоры Стивен Вонг белән хезмәттәшлек сорауларын тикшерде

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Европада Гонконг сәүдәсе үсеше советының төбәк директоры Стивен Вонг һәм БДБ илләрендә Гонконг сәүдәсе үсеше советы вәкиллеге җитәкчесе Леонид Орлов белән эшлекле ошрашуы үтте.


Стивен Вонг сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә күбрәк җитештерү средстволары тудыра торган авыр сәнәгать предприятиеләре, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртүгә бәйле предприятиеләр омтыла.


Очрашу барышында Гонконгка Татарстан Республикасыннан пластмасса һәм полимерлар чыгару мөмкинлекләре тикшерелде. Хәзерге вакытта полимерлар нигездә АКШтан һәм Якын Көнчыгыш илләреннән кертелә.


Шулай ук хезмәттәшлекнең бер юнәлеше буларак Мидхәт Шаһиәхмәтов Гонконгның уенчыклар җитештерә торган предприятиеләрен Татарстан Республикасында локальләштерү мәсьәләсен тикшерергә тәкъдим итте: «Ихтимал, уенчык җитештерүчеләргә Татарстанда уенчыклар ясауның һәм аннан соң Россия территориясендә дә, Европада да сатуның файдалы булуын санап чыгарырга кирәктер, ягъни бу очракта Татарстан билгеле бер зона өчен әлеге продукцияне җитештерү үзәгенә әверелә алыр иде».


Үз чиратында Стивен Вонг әлеге идеянең тормышка ашырылу потенциалы зур булуын билгеләп үтте, шулай ук Гонконг компанияләре өчен җитештерүне күчерүнең ике ныклы аргументы - чималга якынлыгы һәм базарга якынлыгы булуын хәбәр итте.


Татарстан Республикасы икътисад министры Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләрнең, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең Гонконгка бизнес сәфәрен оештыру мәсьәләрен тикшерергә күрсәтмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International