Татарстан Республики Икътисад министрлыгында авыл җирлекләрендә социаль проектларны һәм муниципаль районнарда халык социаль проектларын гамәлгә ашыру барышы тикшерелде

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 28 августында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды: - ТР авыл җирлекләренә грантлар бирү турында; - Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының халык социаль проектларына грантлар бирү турында. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 29 августындагы 614нче карарына ярашлы рәвештә ике ел рәттән республика авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча бәйге оештырылды. Җиңеп чыккан авыл җирлекләренә бюджет акчалары хисабына 1әр миллион сумлык 104 грант бирү каралды. Җирле үзидарәнең социаль мөһим проектларын хәл итүгә ярдәм, республика халкының тормыш сыйфатын күтәрү максатында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 16 июнендәге 416нчы карарына ярашлы рәвештә муниципаль районнар һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары бәйгесе үткәрелде. Грант фондының гомуми күләме 35 миллион сумны тәшкил итте. Бәйге комиссиясе карары белән 10 җиңүче һәм 49 лауреат билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International