Интернет инициативаларны үстерү фонды (ИИҮФ) экспертлар туплау турында игълан итте, алар ИИҮФ преакселераторына тикшерүгә җибәрелгән проектлар буенча бәяләмәләр бирү белән шөгыльләнәчәк.
ИИҮФ преакселераторы – проектларга (Интернет һәм мобайл өлкәсе) инвесторларны көтүдә һәм үз бизнесы үсешенә акчалар алу мөмкинлеген бәяләүдә ярдәм итә торган түләүсез онлайн-программа.
Проектларның иң яхшылары ИИҮФ акселераторына тәкъдим ителәчәкләр һәм pre-seed (1,4 млн сум) һәм seed инвестицяләргә (14,5 млн сумга кадәр) дәгъва кыла алачаклар.
ИИҮФ эксперты булу өчен http://www.iidf.ru/startups/preaccelerator/ адресы буенча преакселераторда теркәлергә һәм nshelagina@iidf.ru электрон адресына элемтә өчен мәгълүмат юлларга кирәк.