Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнелә торган КФҮ мәсьәләләре документлары проектларын тикшерү буенча экспертлар составына кертелә

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе субъектларына Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр системасы төзүнең көнүзәк мәсьәләләренә караган материал һәм документ проектларын тикшерүдә катнашу, әлеге документларның рәсми раслануына һәм басылуына кадәр тәкъдимнәр кертү мөмкинлеген тудырачак. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы экспертлар составына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Административ реформа мәсьәләләре идарәсе башлыгы Альбина Гергертны һәм «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ директоры Наталья Баркованы тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International