Экспортка юнәлгән эшкуарлар өчен Тышкы икътисадый эшчәнлекне таможня-тариф ягыннан җайлау һәм тышкы икътисадый эшчәнлектә логистика буенча бушлай семинар үткәрелде

2014 елның 5 сентябре, җомга

2014 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасының экспортка юнәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан түбәндәге темалар күтәрелгән белем бирү семинарлары оештырылды: «Тышкы икътисадый эшчәнлекне таможня-тариф ягыннан җайлау» һәм «Тышкы икътисадый эшчәнлектә логистика».
Лекторлар сыйфатында Казан милли тикшеренү технология университетының (КХТИ) менеджмент һәм эшкуарлык эшчәнлеге кафедрасы доценты, «Халыкара технология үзәге» ҖЧҖ генераль директоры, икътисад фәннәре кандидаты Зөлфия Кадиева һәм Татарстан таможнясының таможня түләүләре бүлеге башлыгы, икътисад фәннәре кандидаты Роза Салихова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International