Татарстан Республикасы Яшьләр инновацияле иҗат үзәге һәм КМТТУ-КАИ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Яшьләр инновацияле иҗат үзәкләре (ЯИИҮ) Бөтенроссия инженер фестивале кысаларында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү кысаларында балалар инжиниринг үзәге (Fab Academy аналогы) төзү каралды. Ул Татарстан Республикасы ЯИИҮ өчен бердәм белем бирү стандартларын эшләү, STEM-методикалар, дистанцион белем бирү методикаларын, шул исәптән робот техникасы һәм электроника үсеше программаларын кертү, ЯИИҮ хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен әзерләү, ЯИИҮ сыйфатында балалар иҗаты түгәрәкләрен аккредитацияләү (брендны яклау) белән шөгыльләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International