Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге тарафыннан дәүләт секторында проект эшчәнлеге белән һөнәри идарә итү буенча «Проектный Олимп» бәйгесе үткәрелүе турында хәбәр итә.
Бәйге барышында конкрет проект яисә программа түгел, ә бәлки оешманың проект белән идарә итү системасы, ягъни проектны гамәлгә ашыру белән нәтиҗәле идарә итә алу сәләте бәяләнә. Төбәк һәм муниципаль хакимият органнарын, аларга караган учреждениеләрне, дәүләт компанияләрен, корпорацияләрне һәм үсеш институтларын бәйгедә катнашырга чакырабыз.
Гаризалар 2014 елның 1 августыннан 19 сентябренә кадәр кабул ителә. Бәйгене оештыру комитетының мәгълүмат үзәге контактлары: +7 (495) 632 98 87; e-mail: olimp@ac.gov.ru.