ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 11-12 октябре көннәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе уку-лаборатория корпусы спорт залында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча плей-офф сериясе уеннары узды.
Ярышларда барлыгы Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 30 командасы катнашты. Кагыйдәләр буенча һәр матч 15 минутлык ике таймнан торды.

11
октябрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев рәислегендә «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашу максатында Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен (КФҮ) сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Утырышта конкурс сайлап алулары буенча йомгаклар ясалды.
 

2014 елның 10 октябрендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү кысаларында «Кама икътисадый зонасы үсеше» проект мәйданчыгы утырышына әзерлек буенча Эксперт семинары оештырылды.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашучыларга кереш сүз белән мөрәҗәгать итте. Ул чыгышында Кама зонасында зона киңәшмәсенең инде өченче мәртәбә үткәрелүен билгеләп үтте, шулай ук тикшерелергә тиешле сорауларны үз эченә алган көн тәртибен тәкъдим итте.

2014 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасында «Куркынычсызлык һәм эшкуарлыкны яклау» II Халыкара бизнес-конгрессы уза. Аның кысаларында халыкара санкцияләрдән бизнесны яклау механизмнары, эшкуарлыкка актуаль дәүләт ярдәме чаралары, дәүләтнеке булмаган куркынычсызлык структуралары потенциалы, Россия Федерациясе субъектларындагы инвестицион климат, эшкуарлыкның финанс-икътисадый һәм хокукый иминлегенә караган сорауларның киң исемлеге тикшереләчәк.
Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елның 2-7 октябре көннәрендә Татарстан Республикасында 15 француз менеджеры стажировка үтте.
Стажерларның биредә булу программасы белем бирү, эшлекле һәм мәдәни чараларга бай иде.
Атна дәвамында стажерлар өчен төркем чаралары уздырылды: Татарстан Республикасы тармак министрлыклары вәкилләре белән очрашу, «Татарстан Республикасында бизнесны алып баруның үзенчәлекләре» темасына Татарстан Республикасы бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл», Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында предприятиеләр белән контактлар биржасы, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге мөмкинлекләре һәм эшләү шартлары белән танышулар.
2014 елның сентябрь урталарында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге Мәскәү шәһәре Арбитраж третей суды белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Килешү кысаларында яклар кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, эшкуарларның хокукый культурасын һәм хокукый белемен күтәрүгә, кече һәм урта бизнес субъектларының мәнфәгатьләрен һәм кануни хокукларын нәтиҗәле яклауга юнәлдерелгән уртак чаралар оештыру турында сүз куештылар. Семинар-практикумнарда юридик һәм икътисадый бәхәсләрне хәл итү буенча консультацияләр бирү агарту чараларының бер формасы булып тора.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү турында мөрәҗәгать килде.
Закон проектында Россия Федерациясенең дәүләт статистикасы өлкәсендәге законнарны бозуга карата административ җаваплылыкны көчәйтү өлешендә Россия Федерациясе Администртив хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү карала.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе белән берлектә, 2014 елга уртак эш программасы кысаларында республиканың дүрт муниципаль районында (Аксубай, Кайбыч, Кама Тамагы, Нурлат) кече һәм урта эшкуарлык үсеше динамикасын арттыру буенча пилот проектны гамәлгә ашыра. Проектның эшче исеме – «Максат».
2014 елның 9 октябрендә Кама аръягы төбәге һәм Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе студентлар һәм яшь эшкуарлар белән коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча «Коррупция куркынычларын кисәтү һәм эшкуарлык эшчәнлеген активлаштыру механизмнары» темасына «түгәрәк өстәл» форматында киңәшмә үткәрде.
2014 елның 7-8 октябре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә Россия төбәкләрендә инвестицион климат халәтенең милли рейтингын пилот рәвештә сынап карау нәтиҗәләре буенча уңай инвестицион һәм эшлекле климат тудыруда иң яхшы дип табылган тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча төбәк эшче төркемнәре өчен белем бирү программаларының беренче дулкыны узды. Беренче дулкын укуларында Милли рейтингны сынап караган 25 пилот төбәк катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International