Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү турында мөрәҗәгать килде.
Закон проектында Россия Федерациясенең дәүләт статистикасы өлкәсендәге законнарны бозуга карата административ җаваплылыкны көчәйтү өлешендә Россия Федерациясе Администртив хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү карала.
Закон проекты белән түбәндәге сылтама буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/info.php?id=601589.
Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне Nail.Madiev@tatar.ru электрон адресы буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогытысын бәяләү секторына юллавыгызны сорыйбыз.