Республиканың дүрт муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлык үсеше динамикасын арттыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла

2014 елның 10 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе белән берлектә, 2014 елга уртак эш программасы кысаларында республиканың дүрт муниципаль районында (Аксубай, Кайбыч, Кама Тамагы, Нурлат) кече һәм урта эшкуарлык үсеше динамикасын арттыру буенча пилот проектны гамәлгә ашыра. Проектның эшче исеме – «Максат».
Әйтик, уздырыла торган чаралар кысаларында, Башкарма комитетлар белән берлектә, эшкуарлыкны үстерү базасына, эшкәртү һәм куллану, төп продуктларны кертү-чыгару нисбәтләренә анализ үткәрелде. Шуның нигезендә потенциал һәм үсешне тоткарлаучы кайбер киртәләр ачыкланды. Шулай ук гамәлдәге һәм яңа предприятиеләрне җитеп бетмәгән ресурсларны җәлеп итү ярдәмендә үстерү өчен кайбер бизнес проектлар билгеләнде.
Кама Тамагы районында гамәлдәге предприятие базасында сәнәгать мәйданчыгы төзүгә нигез салынды, аккредитация документларын эшләү бара. Башка муниципаль районнарда сәнәгать мәйданчыкларын урнаштыру вариантлары да карала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International