2014 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев рәислегендә «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашу максатында Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен (КФҮ) сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.
Утырышта конкурс сайлап алулары буенча йомгаклар ясалды.
2014 елның 1 октябренә республика сайлап алу конкурсында катнашу өчен республиканың 16 районыннан гаризалар килде (Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Яңа Чишмә, Сарман).
Конкурска күпфункцияле үзәкләр тарафыннан бирелгән гаризаларны карау һәм тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алу конкурсында түбәндәгеләр җиңде:
– 20дән дә ким булмаган тәрәзә категориясе буенча – «Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» МБУ;
– 20дән кимрәк тәрәзә категориясе буенча –«Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» МБУ.
Агымдагы елның 20 октябренә кадәр конкурста җиңгәннәр тарафыннан «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» федераль конкурсында («Иң яхшы КФҮ» һәм «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» номинацияләрендә) катнашу өчен тиешле тәртиптә тутырылган гаризалар әзерләнәчәк.