Россия төбәкләрендә инвестицион климат халәтенең милли рейтингын пилот сынап карау нәтиҗәләре буенча иң яхшы тәҗрибәләр тикшерелде

2014 елның 10 октябре, җомга

2014 елның 7-8 октябре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә Россия төбәкләрендә инвестицион климат халәтенең милли рейтингын пилот рәвештә сынап карау нәтиҗәләре буенча уңай инвестицион һәм эшлекле климат тудыруда иң яхшы дип табылган тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча төбәк эшче төркемнәре өчен белем бирү программаларының беренче дулкыны узды. Беренче дулкын укуларында Милли рейтингны сынап караган 25 пилот төбәк катнашты.


Белем бирү программасы нигезенә дүрт юнәлеш буенча иң яхшы тәҗрибәләр салынды: «Электр челтәренә кушылу», «Төзелешкә рөхсәт алу», «Бизнес өчен институтлар», «Кече бизнеска ярдәм һәм финанс стимуллары».

Укырга җибәрелгән Татарстан Республикасы эшче төркеменә икътисад министры Артем Здунов, Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешма директоры Сергей Болотаев, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының энергетика идарәсе башлыгы Гузәл Садриева һәм башкалар керде.


Татарстан Республикасының, Калуга, Ульяновск, Чиләбе, Ростов һәм Ленинград өлкәләренең, Красноярск һәм Краснодар крайларының, шулай ук башка кайбер төбәкләрнең иң уңышлы тәҗрибәләре күрсәтелде. «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО эшчәнлеге иң яхшы тәҗрибә буларак тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International