Теләге булганнарны Россия третей судларында намуссыз партнерлардан бурычларны тизрәк кайтарту ысуллары буенча вебинарда катнашырга чакырабыз

2014 елның 11 октябре, шимбә

2014 елның сентябрь урталарында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге Мәскәү шәһәре Арбитраж третей суды белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.


Килешү кысаларында яклар кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, эшкуарларның хокукый культурасын һәм хокукый белемен күтәрүгә, кече һәм урта бизнес субъектларының мәнфәгатьләрен һәм кануни хокукларын нәтиҗәле яклауга юнәлдерелгән уртак чаралар оештыру турында сүз куештылар. Семинар-практикумнарда юридик һәм икътисадый бәхәсләрне хәл итү буенча консультацияләр бирү агарту чараларының бер формасы булып тора.


Әйтик, 2014 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге, Мәскәү шәһәренең Арбитраж третей суды белән бергәләп, «Россия третей судларында намуссыз партнерлардан бурычларны тизрәк кайтартуның яңа ысуллары» темасына бушлай вебинар оештыра.

 
Вебинарда катнашырга теләге булганнарга http://my.webinar.ru/event/371076  сайтында теркәлергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат 8-906-327-07-81 телефоны буенча (Лариса Александровна).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International