Татарстан Республикасында Франциядән килгән менеджерларның стажировкасы үтте

2014 елның 11 октябре, шимбә

Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елның 2-7 октябре көннәрендә Татарстан Республикасында 15 француз менеджеры стажировка үтте.


Стажерларның биредә булу программасы белем бирү, эшлекле һәм мәдәни чараларга бай иде.


Атна дәвамында стажерлар өчен төркем чаралары уздырылды: Татарстан Республикасы тармак министрлыклары вәкилләре белән очрашу, «Татарстан Республикасында бизнесны алып баруның үзенчәлекләре» темасына Татарстан Республикасы бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл», Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында предприятиеләр белән контактлар биржасы, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге мөмкинлекләре һәм эшләү шартлары белән танышулар.


Франц Ипполдтның «Императорның күчмә алтын сараен торгызу» проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институтында югары бәяләнде. Франц Ипполдт ел саен уздырыла торган ярминкәдә мастер-класслар үткәрергә һәм лекцияләр укырга чакырылды.


Анна Мари Либманн (Fla Consultants) Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе белән Франциядә Ассоциациянең вәкиллеген ачу турында килешүгә кул куйды.


Пьер Фушо (IDEAL Medical) тәкъдим иткән медицина җиһазы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында кызыксыну уятты. Ул 2014 елның 15-17 октябре көннәрендә уздырылачак «Сәламәтлек индустриясе. Казан» ярминкәсендә катнашуга чакыру алды.


Менеджерларның күпчелеге якын араларда Татарстанга кире килергә һәм үз проектларын гамәлгә ашырырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International