Икътисад министрлыгы командасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча уздырылган ярышларда көмеш призга ия булды

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
2014 елның 11-12 октябре көннәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе уку-лаборатория корпусы спорт залында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча плей-офф сериясе уеннары узды.
Ярышларда барлыгы Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 30 командасы катнашты. Кагыйдәләр буенча һәр матч 15 минутлык ике таймнан торды.
Беренче урынны Татарстан Республикасы Югары Суды командасы яулады. Икенче урында – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы бронзага ия булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы составында уйнадылар: Айрат Шәмсиев, Марат Шәрифуллин, Игорь Гобәйдуллин, Олег Пелевин, Тимур Апаев, Ришат Зиннәтуллин, Николай Мамаков, Артур Хәкимов һәм Сергей Долгов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International