ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Россиянең яшь эшкуары - 2014» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашуга гаризалар кабул итү 17 октябрьгә кадәр озайтылуын хәбәр итә.
Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгы үсешенә этәргеч бирү максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмалары белән берлектә, «Россиянең яшь эшкуары - 2014» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын оештыра.
2014 елның 14 октябреннән 5 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы Карарына ярашлы рәвештә аккредитацияләнүгә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларыннан гаризалар кабул итү турында хәбәр ителә.
Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышы узды. Аны комитет рәисе Светлана Захарова алып барды.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының күптән түгел билгеләнгән ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һ.б. министрлык, ведомство вәкилләре катнашты. Утырышта барысы 5 мәсьәлә каралды.

Төп мәсьәлә буларак "Татарстан Республикасының 2015 елга бюджеты һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына бюджет планы" мәсьәләсе чыгарылды. Бу сорау буенча Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады. Үз чыгышын ул нефть бәясенең түбәнәюе, доллар бәясенең һәрвакыт үзгәреп торуы, сәяси мәсьәләләрнең тотрыклы булмавы республика икътисады үсешенә тискәре йогынты ясавыннан башлады. Доллар бәясенең тотрыклы булмавы чит ил валютасында кредитлар алган эре сәнәгать оешмаларында икътисади кыенлыклар тудыруын да ассызыклады. Шулай ук ул, Татарстанда импорт продукцияләрен алмаштыру өстендә эшләве хакында да әйтеп китте.
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразы һәм "2015 елга һәм 2016 һәм 2017 планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Закон проектын тикшерде. Утырышны комитет рәисе Рафис Борһанов үткәрде.
Республиканың социаль-икътисади үсеш фаразы һәм Татарстанның төп финанс законының төп параметрлары турындагы докладлар белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм ТР финанслар министры урынбасары Данил Волков чыгыш ясады. Алар икесе дә республика өчен киләсе ел җиңел булмаячак, дип билгеләп үтте.
14 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында 15 сорау каралды. Алар арасында иң мөһиме республиканың алдагы өч елга исәпләнгән бюджеты турындагы закон проекты булды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Көн тәртибенеә кертелгән сорауларның беренчесен карап, депутатлар ТР Югары суды Рәисе урынбасары Роман Гафаров тәкъдим иткән сигез кандидатны җәмәгать судьясы вазифасына сайларга ризалык бирде. Аннары комитет рәисе Шакир Яһудин ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе составына Дәүләт Советыннан вәкиллеккә ике кандидатны тәкъдим итте. Комитет әгъзалары аларны яклаган карар кабул итте.

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ел саен уза торган “Ачык инновацияләр” форумында катнашты. Татарстан делегациясе составында тагын ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов та бар иде.

Форумның Татарстан Президенты катнашкан пленар утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Ли Кэцян чыгыш ясадылар.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов регионнарның технология үсеше приоритетларын билгеләүгә һәм уртак Россия-Кытай проектлары кысаларында халыкара хезмәттәшлеккә багышланган форумның губернаторлар сессиясендә чыгыш ясады.
2014 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать паркларын һәм сәнәгать мәйданнарын төзү һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узачак.
Бүген «Алабуга» МИ зонасында электр инструментлары җитештерү буенча «Интерскол» заводы ачылды. Тулы куәтенә чыгу белән, завод үз тармагында Европада иң эре һәм заманча предприятиеләрнең берсе булачак. Ачылу тантанасына РФ Дәүләт Думасы депутаты, шулай ук "Интерскол" ширкәтенең “йөзе” булган Николай Валуев махсус килгән.
Тантанада ТР Икътисад министры Артем Здунов, ТР инвестиция агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, Сәүдә ширкәтләре һәм кече механизация һәм электр эш кораллары җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Борис Гольдштейн, "Интерскол" ЗАО директорлар Советы рәисе Сергей Назаров, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” ППТ ОЭЗ” ОАО генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, шулай ук төрле ведомстволар вәкилләре катнашты.

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Чит ил базарларына продукцияләрен этәрүдә мәгълүмати ярдәм ала торган компанияләр исемлеген киңәйтү максатында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан махсус мәгълүмат ресурсы – Экспорт юнәлешле Россия товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре каталогы төзелә. Предприятие турында мәгълүмат рус, инглиз, гарәп, француз, немец, итальян, испан, португаль һәм кытай телләрендә биреләчәк.
Предприятие турында мәгълүмат каталогта бушлай урнаштырыла.
Татарстан Республикасы предприятиеләрен әлеге каталогта түбәндәге сылтама буенча теркәлергә чакырабыз: http://www.ruexport.org.
Татарстан Республикасы Яшьләр инновацияле иҗат үзәкләре тәрбияләнүчеләре «Ачык инновацияләр» форумының InnoКids яшьләр программасында катнашачаклар.
Программа Россиянең 7 яшьтән зуррак мәктәп балалары, инновацияле проект авторлары, профильле классларда укучылар, төбәк конкурсларында һәм олимпиадаларында җиңүчеләр, шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен эшләнгән, соңгылары өчен интеграция чаралары сериясен һәм махсус тематик экскурсияләр үткәрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International