2030 елга кадәр Татарстан Республикасы стратегиясен эшләү кысаларында «Кама икътисадый зонасы үсеше» проект мәйданчыгының булачак утырышын тикшерделәр

2014 елның 11 октябре, шимбә
2014 елның 10 октябрендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү кысаларында «Кама икътисадый зонасы үсеше» проект мәйданчыгы утырышына әзерлек буенча Эксперт семинары оештырылды.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашучыларга кереш сүз белән мөрәҗәгать итте. Ул чыгышында Кама зонасында зона киңәшмәсенең инде өченче мәртәбә үткәрелүен билгеләп үтте, шулай ук тикшерелергә тиешле сорауларны үз эченә алган көн тәртибен тәкъдим итте.
«Кама икътисадый зонасы үсеше» проект мәйданчыгының утырышын 2014 елның 23 октябрендә К(П)ФУның Яр Чаллы шәһәрендәге филиалының Инжиниринг үзәге мәйданчыгында үткәрергә дигән уртак карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International