ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының сәнәгать буенча комитеты әгъзасы Виктор Пешковның Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева белән эшлекле очрашуы узды. Әлеге очрашуда шулай ук КПРФ фракциясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов та катнашты.
2014 елның 9 октябрендә Мәскәү шәһәрендә «Контракт мөнәсәбәтләре форумы» Төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән «Корпоратив сатып алуларның үсеш перспективалары» Бөтенроссия конференциясе оештырылды.
Бүген Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышы узды. Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт хакимияте органнары, бизнес һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дөньяда иң эреләрдән саналган Manufacturing Indonesia 2014 Series халыкара сәнәгать күргәзмәсе – Җитештерү җиһазлары, материаллар, технологияләр һәм хезмәт күрсәтүләр буенча 25нче Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен уникаль мөмкинчелек тудыра. Күргәзмә Джакарта шәһәрендә (Индонезия) 2014 елның 3-6 декабре көннәрендә узачак.
2014 елның 8 октябрендә Гомумроссия халык фронтының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан «Импортны алыштыру һәм технологик модернизация» дип аталган «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Анда хакимиятнең төбәк органнары җитәкчеләре, предприятие, тармак һәм фәнни җәмәгатьчелек, фәнни-техник кластерлар вәкилләре дә катнашты.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
2014 елның 8 октябрендә Кырым Республикасы Бакчасарай районы делегациясен укыту программасы кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге директоры урынбасары Лариса Парфенова «Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме системасы турында» семинар үткәрде. Чара Свияжск утрау-шәһәрендә оештырылды.
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә унбишенче дәрес урнаштырылды: Лицензия таләпләре: җиһаз ( 5нче өлеш).
Теманы пресс җиһазы, йомычканы эшкәртү һәм төсле металл калдыкларының химик составын билгеләү җиһазы булдыруга карата таләпләрнең үзенчәлекләрен тикшерү белән тәмамлыйбыз. Алга таба укыгыз...

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләрне (ТИҮ) үстерү һәм җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә гражданнарны җәлеп итү максатында 2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасын раслау турында»гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 октябрендәге 823нче Карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында» 709нчы Карары кабул ителде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 988нче Карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 23 сентябендәге 731нче Карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартына үзгәрешләр кертелде.
Әлеге карар белән Мәгълүмат ачу стандарты тулыландырылды: ачылырга тиешлеләр сыйфатында идарә ителә торган күпфатирлы йортлар, уртак мөлкәтне куллану, аңа капиталь ремонт ясау, бина милекчеләренең гомуми җыелышлары турындагы мәгълүмат билгеләнә. Моннан тыш, һәр күпфатирлы йортка карата ачыла торган мәгълүмат төрләренә дә төгәллек кертелә.
2014 елның 7 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Россия Федерациясе норматив-хокукый кыры шартларында территориянең нәтиҗәле үсеше» программасы буенча Кырым Республикасы Бакчасарай район дәүләт администрациясе хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International