ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластер үсеше үзәге» стратегик сессиясен уздыру кысаларында Яр Чаллы институты (КФУ филиалы) инжиниринг үзәгендә булды. Сәфәр барышында Яр Чаллы институты инжиниринг үзәге базасында машина төзелеше предприятиеләре өчен прототиплаштыру һәм механик эшкәртүнең җайлашучан җитештерү системаларын төзү өлкәсендә яңа инжиниринг үзәге оештыру проекты тәкъдим ителде.
2014 елның 14 ноябрендә ИТ-паркта «Татарстан 2030: киләчәк икътисады өчен кеше капиталы» конференциясе уздырыла Анда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең әзерләнә торган беренче редакциясенең төп нигезләмәләре каралачак
2014 елның 17 ноябрендә «КАИ-Лазер» Сәнәгать лазерлары технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге «КАИ-Лазер» Төбәк инжиниринг үзәгендә, инновацияле лазер җиһазларының технологик мөмкинлекләрен күрсәтеп, иң яңа сәнәгать лазер технологияләре нигезендә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының нәтиҗәлелеген һәм көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү» фәнни-техник семинары уздыра.
Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышына «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасына 2014-2017 елларга федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирүне күз уңында тоткан карар проекты кертелде.
2014 елның 11 ноябрендә Икътисадый үсеш министры урынбасары Николай Подгузов Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасына 2014-2017 елларга федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирүне күз уңында тоткан карар проекты турында доклад белән чыгыш ясады. «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасына, 2014-2017 елларга федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирүне күз уңында тоткан карар проектын тормышка ашыру өчен, 2017 елга кадәр 30 млрд сумга якын акча бирелер, шул акчаларның 3 млрд сумы - 2014 елда, 36,5 млрд сумы калган өч елда бүленер, дип көтелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы заказы буенча Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге белән шөгыльләнүче преприятиеләр арасында социологик сораштырулар үткәрелде. Сораштырулар лицензияләү хезмәте күрсәтү сыйфатыннан канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү максатында уздырылды.
Сораштырулар нәтиҗәләре буенча, лицензияләүгә ихтыяҗ булуын 87% респондент раслый, 5,2%ы әлеге раслау белән риза түгел.
2014 елның 5 декабрендә Мәскәү шәһәрендә Өченче Наноиндустрия предприятиеләре конгрессы узачак. Чараны Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды һәм «Тармакара наноиндустрия берләшмәсе» Коммерциячел булмаган партнерлыгы дәүләт хакимиятенең федераль органнары ярдәме белән оештыра.
2014 елның 12 ноябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 6 мартындагы 188нче Карары кысаларында уздырыла торган бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе инновацияле территориаль пилот кластерларын тормышка ашыруга субсидияләр бүлеп бирелә.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Светлана Захарова, Рафил Ногуманов тарафыннан кертелгән «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын, шартларын һәм урынын өстәмә чикләү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчен югалтуын тану турында» 31-5 номерлы Татарстан Республикасы закон проекты керде.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 27-28 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россотрудничество» Федераль агентлыгы, Россия парламент Европа клубы каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы белән, Казан шәһәрендә «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумын үткәрә.
Форум кысаларында дәүләтләр арасында халыкара дәрәҗәдә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, Евразия икътисадый берлеге киңлегендә бердәм инфраструктураны үстерүгә, социаль, сәяси, икътисадый һәм мәдәни өлкәләрдә киң колачлы проектларны тормышка ашыруга, Евразия киңлегендә эшкуарлыкны, Таможня берлегенең тышкы икътисадый элемтәләрен үстерүгә; интеллектуаль милек базарын үстерүгә; советлардан соңгы киңлектә интеграцияле элемтәләрне ныгытуга караган мәсьәләләр буенча фикер алышулар планлаштырыла.
Сәнәгать НИОКРы өлкәсендә хезмәттәшлек турында Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Израиль Дәүләте Хөкүмәте арасында төзелгән килешү кысаларында, Россия Федерациясе ягыннан Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды һәм Израиль Дәүләте ягыннан Икътисад министрлыгының Төп Галиме Офисы Сәнәгать НИОКРы өлкәсендә Россия-Израиль проектларын сайлап алуны игълан итә.
Гаризалар кабул итү 2014 елның 27 ноябренә кадәр озайтыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International