Сәнәгать НИОКРы өлкәсендә хезмәттәшлек турында Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Израиль Дәүләте Хөкүмәте арасында төзелгән килешү кысаларында, Россия Федерациясе ягыннан Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды һәм Израиль Дәүләте ягыннан Икътисад министрлыгының Төп Галиме Офисы Сәнәгать НИОКРы өлкәсендә Россия-Израиль проектларын сайлап алуны игълан итә.
Гаризалар кабул итү 2014 елның 27 ноябренә кадәр озайтыла.
Фонд, проектның Россия өлеше бюджетының 50%ыннан артмаган күләмдә грант биреп, яңа проектны финанслый.
Катнашучыларга карата таләпләр, тапшырылырга тиешле гаризаларга карата таләпләр һәм гаризаларны бирү тәртибе белән тулырак түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз: http://www.rusnano.com/infrastructure/other-company/niokr.