2014 елның 5 декабрендә Мәскәү шәһәрендә Өченче Наноиндустрия предприятиеләре конгрессы узачак. Чараны Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды һәм «Тармакара наноиндустрия берләшмәсе» Коммерциячел булмаган партнерлыгы дәүләт хакимиятенең федераль органнары ярдәме белән оештыра.
Быел Конгрессның төп темасы хәзерге вакытта Россиядә тормышка ашырыла торган инновацияле бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү программалары һәм ысуллары, шулай ук наноиндустрия предприятиеләренең әлеге механизмнарны камилләштерүгә караган тәкъдимнәре буенча фикер алышу булачак.
Игътибар: www.congressnano.ru сайтында Конгресс программасы белән танышырга һәм катнашу өчен теркәлергә мөмкин.