2014 елның 27-28 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россотрудничество» Федераль агентлыгы, Россия парламент Европа клубы каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы белән, Казан шәһәрендә «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумын үткәрә.
Форум кысаларында дәүләтләр арасында халыкара дәрәҗәдә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, Евразия икътисадый берлеге киңлегендә бердәм инфраструктураны үстерүгә, социаль, сәяси, икътисадый һәм мәдәни өлкәләрдә киң колачлы проектларны тормышка ашыруга, Евразия киңлегендә эшкуарлыкны, Таможня берлегенең тышкы икътисадый элемтәләрен үстерүгә; интеллектуаль милек базарын үстерүгә; советлардан соңгы киңлектә интеграцияле элемтәләрне ныгытуга караган мәсьәләләр буенча фикер алышулар планлаштырыла.
Татарстан Республикасы ягыннан Форумны уздыруга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җаваплы. Оештыру мәсьәләләре буенча 8(843)524-91-31; 524-91-32 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен аккредитация T.Volkova@tatar.ru электрон почта адресы яки 8(843)524-91-45 телефоны буенча үткәрелә (ММЧ исеме, хәбәрченең ФИО, элемтә өчен контактлар).