Яр Чаллыда машина төзелеше предприятиеләре өчен прототиплаштыру һәм механик эшкәртүнең җайлашучан җитештерү системаларын төзү өлкәсендә яңа инжиниринг үзәге оештырылачак

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластер үсеше үзәге» стратегик сессиясен уздыру кысаларында Яр Чаллы институты (КФУ филиалы) инжиниринг үзәгендә булды. Сәфәр барышында Яр Чаллы институты инжиниринг үзәге базасында машина төзелеше предприятиеләре өчен прототиплаштыру һәм механик эшкәртүнең җайлашучан җитештерү системаларын төзү өлкәсендә яңа инжиниринг үзәге оештыру проекты тәкъдим ителде.
Әлеге инжиниринг үзәген ачу механик эшкәртүнең технологик процессларына бәйле идея һәм уйлап табуларны гамәлгә ашырырга, яңа эшләнмәләр һәм аларны булдыру технологияләрен эшләргә, әлеге инновацияләрне кыска вакыт эчендә, проектлашыруга, әзерләүгә һәм җитештерүгә бәйле цикл этапларын кыскартып, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләренә кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Машина төзелеше предприятиеләре өчен инжиниринг үзәген Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 6 мартындагы 188нче Карарына ярашлы рәвештә бүленеп бирелә торган субсидияләр хисабына төзү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International