Җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Светлана Захарова, Рафил Ногуманов тарафыннан кертелгән «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын, шартларын һәм урынын өстәмә чикләү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчен югалтуын тану турында» 31-5 номерлы Татарстан Республикасы закон проекты керде.
Закон проекты стационар булмаган җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкоголь продукциясен сатуны, җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен алып чыгарга сатуны, алкоголь продукциясен ваклап сатуны һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатуны бер бинада башкаруны тыюны күз уңында тота.
Үз фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү секторына күрсәтелгән электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.
Закон проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча танышырга була.