Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында Моношәһәрләрне үстерү фондына субсидияләр бирүне күз уңында тоткан карар проекты тикшерелде

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышына «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасына 2014-2017 елларга федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирүне күз уңында тоткан карар проекты кертелде.


2014 елның 11 ноябрендә Икътисадый үсеш министры урынбасары Николай Подгузов Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасына 2014-2017 елларга федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирүне күз уңында тоткан карар проекты турында доклад белән чыгыш ясады. «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасына, 2014-2017 елларга федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирүне күз уңында тоткан карар проектын тормышка ашыру өчен, 2017 елга кадәр 30 млрд сумга якын акча бирелер, шул акчаларның 3 млрд сумы - 2014 елда, 36,5 млрд сумы калган өч елда бүленер, дип көтелә.


Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 29 июлендәге 1398-р номерлы Карары белән 313 муниципаль берәмлекне үз эченә алган Россия Федерациясе моношәһәрләре исемлеге расланды. Шул ук вакытта 75 моношәһәрдә социаль-икътисадый өлкәдә иң авыр вазгыять урнашуы танылды, алар арасына Татарстан Республикасыннан Яшел Үзән һәм Кама Аланы моношәһәрләре керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International