2014 елның 12 ноябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 6 мартындагы 188нче Карары кысаларында уздырыла торган бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе инновацияле территориаль пилот кластерларын тормышка ашыруга субсидияләр бүлеп бирелә.
Бәйге комиссиясе утырышы беркетмәсенә ярашлы рәвештә, 2014 елда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү максатына федераль бюджеттан 246 млн сум акча бүленәчәк. Әлеге субсидияләр Кама кластерында катнашучылар тарафыннан уртак проектларны гамәлгә ашыруга, кластерда катнашучы оешма кадрларын укытуга һәм аларга стажировка үткәрүгә, күргәзмә һәм коммуникатив һ.б. чаралар оештыруга тотылыр, дип ниятләнелә.