Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы заказы буенча Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге белән шөгыльләнүче преприятиеләр арасында социологик сораштырулар үткәрелде. Сораштырулар лицензияләү хезмәте күрсәтү сыйфатыннан канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү максатында уздырылды.
Сораштырулар нәтиҗәләре буенча, лицензияләүгә ихтыяҗ булуын 87% респондент раслый, 5,2%ы әлеге раслау белән риза түгел.
Респондентларга лицензия алу вакытында нинди проблемалар белән очрашырга туры килүен билгеләргә тәкъдим ителде.
Лицензия алганда коррупция характерындагы проблемалар белән очрашырга туры килүен бер респондент та күрсәтмәде. Шул ук вакыттта лицензия алганда иң авыр проблемалар арасында кирәкле документлар санының күп булуы һәм моңа шактый вакыт сарыф итәргә туры килүе билгеләп үтелде.