Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасының Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона резидент-оешмалары өчен табышка салым буенча салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 11 ноябрендәге 83-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.
Закон тарафыннан «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона резидент-оешмалары өчен табышка салымның ташламалы ставкаларын билгеләү карала.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 23 закон проекты, шулай ук 7 федераль закон проекты бар.
Икенче укылышка “Татарстан Республикасының 2015 елга, 2016 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында”гы закон проекты чыгарыла. Бу сессия көн тәртибендәге төп сорау булып тора. Билгеле булганча, әлеге закон проекты беренче укылышта 30 нчы октябрьдә бишенче чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында кабул ителгән иде. Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан закон проектына карата 113 төзәтмә кертелгән, аларның сигезен Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышта кире кагуга тәкъдим иткән, шул рәвешле, йөз дә бише расланган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Җир асты байлыклары турында»гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелә.
Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Таһир Һадиев һәм Ринат Гайзатуллин тарафыннан республика законындагы нигезләмәләрне федераль законнар белән яраклаштыру максатында эшләнде.