Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында электрон технологияләрне кертү буенча чираттагы чаралар тикшерелде

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында электрон технологияләрне кертү буенча чираттагы чаралар тикшерелде. Утырыш 2014 елның 28 октябрендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узды.

Күтәрелгән мәсьәләләр арасында Федераль салым хезмәтенең электрон формада өстенлекле хезмәт күрсәтү механизмнары һәм перспективаларына, һәм шулай ук ЭЭМның мәгълүмати инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы сораулар бар.


Планлаштырылган омтимальләштерү түбәндәгеләрне күз уңында тота: хезмәт күрсәтүләрне алу өчен кирәкле документлар исемлеген кыскарту; гариза бирүченең хезмәт күрсәтү органына барып йөрү санын киметү, шул исәптән хезмәт күрсәтүләрне ерактан торып алу мөмкинлеген карау; нәтиҗәләрне КФҮ аша алу мөмкинлеген тормышка ашыру; хезмәт күрсәтүнең административ процедураларын кыскарту. Киләчәктә автомобильне теркәү турында таныклыкны һәм номерларны шунда ук, автодилерда алу мөмкин булачак, халыкара дәрәҗәдәге машина йөртү таныклыгын алу һәм машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча хезмәтне күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) дә күрсәтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International