2014 елның 18 ноябрендә Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышта хисап докладлары тәкъдим ителергә тиешле срокларга ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләрен гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.
Төп сораулар буларак түбәндәгеләр каралды: өстәмә белем бирү программаларына җәлеп ителгән балалар санын арттыру һәм дәүләт (муниципаль) хезмәтләрен алу максатында Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органына (җирле үзидарә органына) мөрәҗәгать иткәндә халыкның чиратта тору вакытын киметү.
Утырышта Татарстан Республикасыннан икътисад министры Артём Здунов катнашты.