Татарстан Республикасының кайбер районнарындагы КФҮләрдә хөкемгә тартылганлык һәм (яки) җинаять эзәрлекләве фактлары булу (булмау) турында белешмә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә башлаячаклар

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 18 ноябреннән Түбән Кама шәһәрендәге КФҮ базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне «бер тәрәзә» принцибы буенча оештыру кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан «хөкемгә тартылганлык һәм (яки) җинаять эзәрлекләве фактлары булу (булмау), яисә җинаять эзәрлекләвенең туктатылуы турында белешмә бирү буенча» ТР буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәге хезмәт күрсәтүен алу өчен гаризалар кабул итү буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре хезмәткәрләре өчен зона белем бирү семинары оештырылды.

Зона укуларында республиканың агымдагы елның 1 декабреннән әлеге төр хезмәт күрсәтүләр оештырылачак 16 районындагы КФҮ (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Түбән Кама, Сарман, Тукай) һәм Яр Чаллы шәһәре КФҮ хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International