1 декабрьдә 223-ФЗ номерлы Федераль законны куллану сораулары буенча семинар узачак

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Бюджет секторына ярдәм итү фонды «2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча сатып алуларны оештыру» белем бирү семинар-практикумында катнашырга чакыра.


Семинарны үткәрү урыны: Казан шәһ., Сәед-Галиев ур., 1, «Волга» кунакханәсе, конференц-зал. Семинарны үткәрү датасы: 2014 елның 1 декабре. Үткәрү вакыты: 11:00 сәгатьтән 15:00гә кадәр.


Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, 2014 елдан 223-ФЗ номерлы Федераль законны сатып алулар вакытында автоном учреждениеләр һәм унитар предприятиеләр генә түгел, бюджеттан тыш средстволар өлешендә бюджет учреждениеләре дә куллана.


Семинарда катнашу өчен гаризалар fboa@mail.ru  яисә fondsbs@yandex.ru  электрон почтасы буенча кабул ителә. Гаризада Сез семинар темасы буенча үзегезне кызыксындырган башка сорауларны да күрсәтә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International