«Җир асты байлыклары турында»гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелә

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Җир асты байлыклары турында»гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелә.


Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Таһир Һадиев һәм Ринат Гайзатуллин тарафыннан республика законындагы нигезләмәләрне федераль законнар белән яраклаштыру максатында эшләнде.


Үзегезнең фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

 
Закон проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/Assessment_of_regulating_influence/draft_acts.htm.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International