Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасының Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона резидент-оешмалары өчен табышка салым буенча салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 11 ноябрендәге 83-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.
Закон тарафыннан «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона резидент-оешмалары өчен табышка салымның ташламалы ставкаларын билгеләү карала.
Законга ярашлы рәвештә, «Иннополис» МИЗ резидентлары, беренче табыш алган көннән башлап, 5 ел дәвамында салым түләүдән азат ителәләр. Аннан соңгы 5 ел өчен салым ставкасы – 5%, 10 ел үткәннән соң 13,5% тәшкил итәчәк. Шундый ук ташламалар хәзерге вакытта «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидентлары өчен гамәлдә.
Моннан тыш, хәзерге вакытта Россия Федерациясе Салым кодексына ярашлы рәвештә, «Иннополис» МИЗ резидентлары өчен түбәндәге ташламалы салым ставкалары каралган: мөлкәткә салым – 0% (10 ел дәвамында), федераль бюджетка күчерелә торган өлештә табышка салым – 0% (2018 елның 1 гыйнварына кадәр), җир салымы шулай ук беренче 5 ел дәвамында 0%ны тәшкил итә.