Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 23 закон проекты, шулай ук 7 федераль закон проекты бар.
Икенче укылышка “Татарстан Республикасының 2015 елга, 2016 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында”гы закон проекты чыгарыла. Бу сессия көн тәртибендәге төп сорау булып тора. Билгеле булганча, әлеге закон проекты беренче укылышта 30 нчы октябрьдә бишенче чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында кабул ителгән иде. Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан закон проектына карата 113 төзәтмә кертелгән, аларның сигезен Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышта кире кагуга тәкъдим иткән, шул рәвешле, йөз дә бише расланган.
Сессиядә икенче укылышта барлыгы 9 закон проекты каралачак. Алар арасында “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты, “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым сорауларны җайга салу турында”гы закон проекты, “Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының 2015 елга , 2016 һәм 2017 елларның планлы чорына бюджеты турында”гы закон проекты, “Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында”гы ТР Законының 12 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты, “Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү" һәм “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы ТР Законының 8 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты, “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында”гы ТР Законының 9 нчы маддәсенең 7нче абзацының үз көчен югалтуы турында”гы закон проекты, “Татарстан Республикасы территориясендә гомуми кулланылыштагы шәһәр җир өсте электр һәм автомобиль транспорты белән пассажирлар ташуны оештыру турында”гы ТР Законының 11 һәм 15 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты, “Физик тәрбия һәм спорт турында”гы Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 16 нчы маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектлары бар.
Көн тәртибендә 10 закон проекты беренче укылышта каралуга кертеләчәк. Аларның 5се – аерым муниципаль район территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турындагы Законга үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектлары. Беренче укылышта “Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнар катнашуы турында”, “Транспорт салымы турында”, “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы һәм башка закон проектлары каралачак.