ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 22 ноябрендә Казан Теннис академиясендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм башкарма хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләренең IV Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командаларына юл куеп, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы 3нче урынны яулады.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Экспертлар советының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Ул 2011–2015 елларга Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше программасына кертелергә тиешле яңа чараларны тикшерүгә багышланган иде.
Утырышны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов ачты һәм ул Экспертлар советының яңа әгъзалары белән таныштырды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Туполев» ААҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы базасындагы инвестицияле мәйданчыкта булды. Анда 2014–2015 елларда югары технологияле «Санлы технологияләр үзәге» Прототиплаштыру үзәген төзү проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Үзәк Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программасы буенча дәүләти-хосусый партнерлык принциплары нигезендә төзелә.
Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм итү программасы кысаларында 2014 елның 22–29 ноябре көннәрендә «Германиядә автомобиль төзелеше. Заманча технологияләр» белем бирү семинары узачак.
Семинарда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына кергән предприятие һәм оешмалар, фәнни-тикшеренү һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, шулай ук кластерның инфраструктур оешмалары вәкилләре катнашачак.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кичә Мәскәүдә “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” ENES-2014 халыкара форумында катнашты. Республика Хөкүмәте башлыгы форумда ТР делегациясен җитәкләде. 

“Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” ENES-2014 халыкара форумы 2014 елның 20 ноябреннән 22 ноябренә кадәр Мәскәүдә Гостиный двор территориясендә уздырыла. Татарстан Республикасы ENES-2014 форумының күргәзмә өлеше кысаларында бердәм күргәзмә экспозициясе буларак тәкъдим ителгән, ул икътисадның сәнәгать, энергетика, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгълүмат технологияләре тармакларында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәләрен чагылдыра.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән йөкләмәләрне үтәү йөзеннән, тармак министрлыклары ведомстволарга караган предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча баланс комиссияләренең квартал утырышларын үткәрүләрен дәвам итәләр.
2014 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Таныклыкларны муниципаль дәрәҗәдәге тугыз сәнәгать мәйданчыгы алды.
2014 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның Яр Чаллы шәһәре эшкуары Николай Иванов белән очрашуы узды.
Николай Иванов үзе эшләгән «Дәүләт – Банк – Бизнес. Бизнес үсеше өчен «арзан» акчалар» программасы проектын тәкъдим итте. Проект буенча бизнеска ташламалы периодны субсидияләүгә кайтарылып бирелә торган лимит бүленә, әлеге чордан соң банк дәүләттән пакетны алдан ук килешенгән шартлар буенча сатып ала.
2014 елның 12 ноябрендә «Иртәгәге мәгълүмат технологияләре» CNews форумында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләт җайлаулары департаменты директоры Алексей Херсонцев «Бизнесның хисап ясауга бәйле чыгымнарын киметү һәм хисап формаларын, срокларын, ешлыгын, хисап бирү кагыйдәләрен оптимальләштерү концепциясен эшләү» темасы буенча чыгыш ясады.
Концепция мәгълүмат бирүнең кабатлануы, тапшырыла торган мәгълүматның зур күләмле булуы, хисап ясау срокларның ешлыгы, ведомстволарга хисап тапшыру каналларының һәм ысулларының төрлелеге кебек проблемаларны юкка чыгаруга юнәлдерелгән.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 18 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә икътисад министры Артём Здуновның «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының Статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады институты директоры, профессор Леонид Гохберг белән очрашуы үтте. Очрашуда 2013–2016 елларда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында автомобиль төзелеше һәм нефть химиясе тармаклары өчен юл карталарын эшләү сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International