Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга (СЮ КБО) ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы буларак, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында 2014 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына уздырылган бәйгегә йомгак ясалды. Гаризалар агымдагы елның 10 сентябреннән 14 октябренә кадәр кабул ителде.
Бәйге комиссиясенең йомгаклау утырышында СЮ КБО арасында 2014 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына уздырылган бәйгедә җиңүчеләрнең бирелә торган субсидияләр күләме дә күрсәтелгән исемлеге расланды. Әлеге исемлек Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы рәсми сайтының «Министрлыклар һәм ведомстволарның программалы эшчәнлеге һәм СЮ КБОларга ярдәм итү» бүлегендә һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәсми сайтында урын алды.