2014 елның 22 ноябрендә Казан Теннис академиясендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм башкарма хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләренең IV Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командаларына юл куеп, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы 3нче урынны яулады.
Команда составында Ләйлә Кәримова, Дарья Петракова, Ильяс Галимов һәм Тимур Әгълиуллин чыгыш ясады.
Министрлык коллективы хезмәттәшләрен лаеклы нәтиҗәгә ирешүләре белән ихлас котлый!