Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Туполев» ААҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы базасындагы инвестицияле мәйданчыкта булды. Анда 2014–2015 елларда югары технологияле «Санлы технологияләр үзәге» Прототиплаштыру үзәген төзү проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Үзәк Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программасы буенча дәүләти-хосусый партнерлык принциплары нигезендә төзелә.
Санлы технологияләр үзәге проекты Татарстан Республикасында, алга таба продукциянең сыйфатын сертификацияләүне күздә тотып, өч күләмле төшерү, өч күләмле басма, төгәл кою буенча санлы технологияләр өлкәсендә югары технологияле тәҗрибә-эксперименталь производствосы булган прототиплаштыру төбәк үзәген булдыруны күз уңында тота. Санлы технологияләр үзәге кече һәм урта предприятиеләрнең җитештерү мохитенә керә алуын тәэмин итәчәк һәм кыска вакыт эчендә эшләнмәләрнең виртуаль модельләрен җитештерергә һәм алар нигезендә югары сыйфатлы прототиплар төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Визит барышында инвестор белән бергә проектны тормышка ашыруның төп этаплары тикшереледе.