Яр Чаллы эшкуары Николай Иванов икътисад министры Артём Здуновка кече һәм урта эшкурлыкка ярдәм итү буенча үзе эшләгән механизмны тәкъдим итте

2014 елның 21 ноябре, җомга

2014 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның Яр Чаллы шәһәре эшкуары Николай Иванов белән очрашуы узды.


Николай Иванов үзе эшләгән «Дәүләт – Банк – Бизнес. Бизнес үсеше өчен «арзан» акчалар» программасы проектын тәкъдим итте. Проект буенча бизнеска ташламалы периодны субсидияләүгә кайтарылып бирелә торган лимит бүленә, әлеге чордан соң банк дәүләттән пакетны алдан ук килешенгән шартлар буенча сатып ала.


Николай Иванов раславынча, тәкъдим ителгән схема барлык яклар өчен: дәүләткә дә, банкка да, эшкуарга да файдалы булачак. Эшкуар «арзан» акчаларга һәм сайланган юнәлешне аякка бастыру өчен җитәрлек вакытка ия була. Банк тотрыклырак клиентка тап була. Дәүләт төбәктә бизнес үсешенә ярдәм итә, бүленгән лимитны һәр ел кайтару хисабына акчалар әйләнешен тәэмин итә.

 
Артём Здунов Николай Ивановка тәкъдим ителгән механизм өчен рәхмәтен белдерде һәм әлеге идеянең игътибарга лаек булуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы икътисад министры шулай ук, эшкуар үз йөкләмәсен үтәмәгән һәм акчаларны максатчан тотмаган очракларда, финанс куркынычыннан саклану программада ничек исәпкә алынуы белән кызыксынды. Тәкъдим ителгән механизмның уңай ягы буларак, Артём Здунов акчаларның кире кайтарылуын билгеләп үтте. Шуның белән бергә ул бүгенге көндә, әлеге проект белән катнашып, республика уртак финанслауга өметләнә алырлык федераль программаларны күрмәвен әйтеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International