Республикада муниципаль дәрәҗәдәге 16 сәнәгать мәйданчыгы аккредитацияләнгән

2014 елның 21 ноябре, җомга

2014 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Таныклыкларны муниципаль дәрәҗәдәге тугыз сәнәгать мәйданчыгы алды.


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылган конкурс сайлап алуының беренче һәм икенче этаплары кысаларында аккредитация узган сәнәгать мәйданчыгы резидентлары җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнарны һәм сәнәгать мәйданчыгында үз ихтыяҗлары өчен җитештерү биналары, корылмалары төзүгә (реконструкцияләүгә) яисә товар җитештерүне модернизацияләү, үстерү, төзү максатында җиһазлар сатып алуга Россия кредит оешмаларыннан алынган кредит процентларын түләүне субсидияләү юлы аша финанс ярдәменә өметләнә алалар.


Таныклыкларны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International