Артём Здунов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Экспертлар советы утырышын үткәрде

2014 елның 21 ноябре, җомга

2014 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Экспертлар советының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Ул 2011–2015 елларга Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше программасына кертелергә тиешле яңа чараларны тикшерүгә багышланган иде.


Утырышны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов ачты һәм ул Экспертлар советының яңа әгъзалары белән таныштырды. Алар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Таһир Һадиев, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе» Эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры, Казан (Идел буе) федераль университетының икътисадый һәм стратегик үсеше мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Икътисад, финанс һәм дәүләт мөлкәте белән эш итү идарәсе башлыгы Альберт Нафигин.


Үзенең кереш сүзендә икътисад министры, икътисадый үсеш темпларының түбәнәюенә карамастан, Программаны гамәлгә ашыру елларында икътисад структурасында сыйфат үзгәрешләре барлыкка килүен билгеләп үтте:

– сәнәгатьтә казылма байлыкларны чыгару секторының сәнәгать җитештерүе күләмендәге өлеше 4 ел эчендә 30%тан 24%ка кадәр кимегән;


– шул ук вакытта нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлеше 29%тан 37%ка кадәр үскән;


– тормыш сыйфатының төп күрсәткече – гомер озынлыгы – 70,4 яшьтән 72,1 яшькә кадәр арткан.


Шуңа да карамастан, агымдагы икътисадый вазгыятьне, институциональ мохитнең үзгәрүен һәм яңа үсеш нокталарын билгеләүнең кирәклеген исәпкә алып, республиканың социаль-икътисадый үсеше программасын яңа чаралар белән тулыландыру зарурлыгы туган. Артём Здунов шулай ук киләсе елга, федераль законнарга ярашлы рәвештә, 2030 елга кадәр республика үсеше стратегиясе чараларын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы эшләнергә тиеш, дип билгеләп үтте.


Фикер алышу өчен 17 яңа чара тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International