Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән йөкләмәләрне үтәү йөзеннән, тармак министрлыклары ведомстволарга караган предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча баланс комиссияләренең квартал утырышларын үткәрүләрен дәвам итәләр.
Әйтик, 2014 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлауга багышланган баланс комиссиясе утырышы узды. Утырыш барышында предприятие эшчәнлегендә финанс нәтиҗәләренең түбәнәюенә йогынты ясаган сәбәпләр тикшерелде. Атап әйткәндә, алар үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерү үзенчәлегенә, һәм шулай ук кредитларның кыйбатлануына, ремонт эшләре һәм ягулык-майлау материаллары бәяләренең үсүенә бәйле.