Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү кысаларында автомобиль төзелеше һәм нефть химиясе тармаклары өчен юл карталары булдыру планлаштырыла

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 18 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә икътисад министры Артём Здуновның «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының Статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады институты директоры, профессор Леонид Гохберг белән очрашуы үтте. Очрашуда 2013–2016 елларда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында автомобиль төзелеше һәм нефть химиясе тармаклары өчен юл карталарын эшләү сораулары каралды.


Юл карталарын булдыру түбәндәгеләргә этәргеч бирәчәк:


- автомобиль төзелеше һәм нефть химиясе өлкәләрендә базар тенденцияләрен, үсеш драйверларын, тармакларын һәм сценарийларын ачыкларга;


- Кама кластеры өчен автомобиль төзелеше һәм нефть химиясе тармакларында өстенлекле юнәлешләрне формалаштырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International