Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм итү программасы кысаларында 2014 елның 22–29 ноябре көннәрендә «Германиядә автомобиль төзелеше. Заманча технологияләр» белем бирү семинары узачак.
Семинарда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына кергән предприятие һәм оешмалар, фәнни-тикшеренү һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, шулай ук кластерның инфраструктур оешмалары вәкилләре катнашачак.
Штутгардтагы автомобиль индустриясе кластерында булу планлаштырылган. Сәфәр вакытында «Германиядә автомобиль индустриясе трендлары һәм стратегияләре. Автомобиль төзелеше кластерлары» темасы буенча доклад белән доктор Альберт Фридрих чыгыш ясаячак.
Шулай ук Германиянең Mercedes Benz, BMW, Porsche AG, Audi AG кебек иң эре автомобиль төзелеше заводларына, роботлар җитештерү буенча Европа базарында иң эреләрдән саналган Kuka Roboter GmbH заводына, автомобиль индустриясе өчен компонентлар җитештерү буенча Continental һәм Bosch предприятиеләренә, шулай ук Мюнхендагы Техник университетка визит планлаштырылган.