Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
19
декабрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен белем бирү семинарлары циклының соңгы тренингы узды
2014 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган белем бирү семинарлары циклыннан «Сөйләшүләрдә нәтиҗәлелекне күтәрү» дип аталган соңгы тренинг узды.
Семинар барышында тыңлаучылар сөйләшүләр вакытында лидерлык позициясен күрсәтә белергә, сөйләшүләр алып баруда нәтиҗәле үз стратегияңне билгеләргә, сөйләшүләр процессының этапларын һәм этапларның һәркайсында үз-үзеңне тоту модельләрен тикшерергә өйрәнә алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Бүген «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2014» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булачак
2014 елның 19 декабрендә «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2014» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү уздырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ике ел рәттән әлеге чараны оештыра. Быел «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2014» конкурсы «Татарстанның бизнес-нәтиҗәләре – 2014» эшлекле вакыйгалар атналыгы кысаларында уздырыла.
Конкурс эшкуарлык абруен күтәрү һәм Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес өлкәсен стимуллаштыру максатларында үткәрелә.
18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яр Чаллыда «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фондының һәм Экспортка ярдәм итү үзәгенең мөмкинлекләре» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелде
2014 елның 17 декабрендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО вәкилләре Яр Чаллы шәһәрендә КФУ Инжиниринг үзәге бинасында узган «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фондының һәм Экспортка ярдәм итү үзәгенең мөмкинлекләре» темасына «түгәрәк өстәлдә» катнашты.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең эшлекле климатын яхшыртудагы казанышлары һәм чит илләрдә Россия Федерациясе төбәкләренең инвестиция имиджын алга этәрүдәге аерым уңышлары өчен бүләкләнде
2014 елның 17 декабрендә Мәскәү шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО 2014 елда Россия төбәкләрендә инвестицияле климатны яхшырту буенча башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланган тантаналы чара оештырды.
Чарага Россия Федерациясендәге чит ил сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре, чит дәүләт илчеләре, Россия Федерациясе төбәкләре хөкүмәтләре вәкилләре чакырылган иде.
Тантанада Татарстан Республикасыннан икътисад министры Артём Здунов һәм икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтоа катнашты.
«Җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды
2014 елның 18 декабрендә «Җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференцияне, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.
Артём Здунов Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышын әзерләү буенча эшче төркем утырышында катнашты
2014 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россия Федерациясе Дәүләт советының эшче төркеменең «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча чаралар турында» сорауга багышланган утырышында катнашты.
Утырыш барышында Тула өлкәсе губернаторы, эшче төркем җитәкчесе Владимир Груздев әлеге чараларның максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
Утырышта Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичёв кече һәм урта бизнес тармагындагы вазгыять турында доклад белән чыгыш ясады.
Яшел Үзән муниципаль районы сәнәгать парклары үсеше мәсьәләләре тикшерелде
2014 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева моношәһәрләр икътисадын яңартып кору кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы сәнәгать парклары үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә барышында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоровның, «М-7» Индустриаль паркы» ҖЧҖ директоры Руслан Хәлиловның һәм «Основа» ҖЧҖ директоры урынбасары Дмитрий Грузковның Яшел Үзән районы территориясендә сәнәгать мәйданчыкларының үсеш перспективалары һәм булган проблемалар турындагы докадлары тыңланды.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы инвестицияле климатны яхшыртуның иң яхшы тәҗрибәләрен сынауда катнашачак
2014 елның 17 декабрендә Мәскәүдә «Муниципаль практикалар атласы – инвестицияле климатны яхшыртуга юнәлдерелгән комплекслы чараларның чираттагы адымы» темасы буенча стратегик сессия үткәрелде. Ул «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан оештырылды.
Чара кысаларында Атласны формалаштыру барышында ачыкланган иң яхшы муниципаль практикалар тәкъдим ителде һәм муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен кертү модельләре тикшерелде.
Казанда мәктәп бизнес-компанияләренең Яңа ел хәйрия ярминкәләре үтте
2014 елның 17 декабрендә Казан IT-паркында мәктәп бизнес-компанияләренең традицион Яңа ел хәйрия ярминкәләре ачылды. Ярминкәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Яшьләр казанышы» «Казан үзәге» иҗтимагый оешмасы, «Ак барс Созидание» Хәйрия фонды һәм Казан IT-паркы.
Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын тәмамлаучылар проектлары конкурсы дәвам итә
Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын тәмамлаучылар проектлары конкурсы дәвам итә. Ул 2007/08 – 2014/15 уку елларында Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү Дәүләт планын тормышка ашыру кысаларында уздырыла.
Конкурсны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе оештыра.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз