Казанда мәктәп бизнес-компанияләренең Яңа ел хәйрия ярминкәләре үтте

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 17 декабрендә Казан IT-паркында мәктәп бизнес-компанияләренең традицион Яңа ел хәйрия ярминкәләре ачылды. Ярминкәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Яшьләр казанышы» «Казан үзәге» иҗтимагый оешмасы, «Ак барс Созидание» Хәйрия фонды һәм Казан IT-паркы.
Ярминкәдә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән 20гә якын мәктәп компаниясе үз продукциясен тәкъдим итте. 5–11 сыйныф укучылары килүчеләргә кулдан эшләнгән үз эшләнмәләрен саттылар: фотосурәтләр өчен кысалар, кулдан эшләнгән шәмнәр, курчаклар, йомшак уенчыклар, бәйләнгән шарфлар, үрелгән кәрзиннәр һәм башка бик күп нәрсәләр.Һәр өстәлгә керемнең ничә проценты хәйрия фондына күчереләчәге язылган такталар куелган иде. Балалар үз керемнәренең 45тән алып 100 процентына кадәр хәйрия эшләренә бирергә әзер.
Ярминкәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, бу көннәрдә республикада «Татарстанның бизнес-нәтиҗәләре-2014» эшлекле вакыйгалар атналыгы баруын һәм бүгенге ярминкә әлеге йомгаклар ясау атналыгының иң күркәм чараларының берсе булуын билгеләп үтте. Ул яшь эшкуарларга актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде: «Сезнең күзләрегез яна, сездән шундый уңай энергетика килә, сез үз хезмәтегез белән акча эшлисез һәм, иң мөһиме, мохтаҗлар белән уртаклашасыз».
Чарага килгән кунакларны шулай ук Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International