Яшел Үзән муниципаль районы сәнәгать парклары үсеше мәсьәләләре тикшерелде

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева моношәһәрләр икътисадын яңартып кору кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы сәнәгать парклары үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә барышында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоровның, «М-7» Индустриаль паркы» ҖЧҖ директоры Руслан Хәлиловның һәм «Основа» ҖЧҖ директоры урынбасары Дмитрий Грузковның Яшел Үзән районы территориясендә сәнәгать мәйданчыкларының үсеш перспективалары һәм булган проблемалар турындагы докадлары тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International